2021 елның 11 февралендә «Балык Бистәсе агротехника техникумы» ДАҺБУ базасында «А1», «В», «С», «Е» Һәм «D»категорияләрендә тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды. Махсус җиһазландырылган компьютер сыйныфында уку йортының теоретик өлеше үткәрелде. 21 укучы арасыннан 15е беренче омтылыштан узды. Калган укучылар төрле категорияләр буенча имтихан тапшырмадылар. Имтиханнарны уңышлы тапшырган якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Кабат имтихан 7 көннән дә ким булмаган вакыт эчендә булачак.
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.