5 февральда халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Давлетярович, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы , Юлсубино авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хайруллина Фәимә Мөхәмәтрәхим кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов шәхсән үз исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.