4 февральда Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулла кызы, Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Клементьева Лидия Иван кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.