Татарстанда һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

  Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды. Журналистлар белән әңгәмә вакытында ведомство башлыгы Эльмира Зарипова республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашуын билгеләп үтте.

2020 елда 1,48 млн кеше социаль ярдәм чараларын ала, шул исәптән 1,07 млн кеше – төбәк социаль түләүләрен алучылар. Республикада адреслы чаралар алучылар саны 0,82 млн кеше, ягъни 80 % тәшкил итә. «Адреслы түләүләргә курс чираттагы тапкыр үзенең нәтиҗәлелеген раслады һәм 2020 елның катлаулы чорында гражданнарның аеруча мохтаҗ категорияләренә социаль ярдәм күрсәтүнең моңарчы күрелмәгән чараларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирде», – дип ассызыклады Э. Ә. Зарипова.

Пандемия шартларында балалы гаиләләр, бигрәк тә бер яки ике ата-ана эшсез калган гаиләләр аеруча ярдәмгә мохтаҗ иде. Федераль һәм республика дәрәҗәсендә гражданнарга ихтыяҗдан чыгып ярдәм итүнең тулы бер системасы төзелде.

2020 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча, ТР бюджеты акчалары хисабына, 483,3 млн сумлык өстәмә социаль ярдәм чаралары кертелде.

Министрлык юнәлеше буенча социаль ярдәм чараларына барлыгы 19,2 млрд сум юнәлтелде, шуның 8,6 млрд сумы – федераль бюджет, 10,6 млрд сумы – төбәк бюджеты акчалары.

Шул ук вакытта һәр икенче сум, ведомство башлыгы сүзләренчә, балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 2020 елда балалы гаиләләргә социаль ярдәм чараларына 9,4 млрд сум бүлеп бирелгән (РФ бюджетыннан – 5,8 млрд сум, ТР бюджетыннан – 3,6 млрд сум).

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International