30.12.2020 Балык Бистәсе районы Советы утырышы

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

30.12.2020 ел, 09.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының VII чираттан тыш утырышы узачак.

Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru

Утырышның көн тәртибе:

1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасының 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына бюджеты турында»2019 елның 23 декабрендәге XLVIII-1 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында 2021 елга күпфатирлы йортта торак урыннан файдаланган өчен түләү (наем өчен түләү) күләме турында.

3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында»2020 елның 11 ноябрендәге IV-6 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында;

4. "Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнарында муниципаль хезмәт вазыйфаларын билгеләү турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International