Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 26 декабре, шимбә

 25 декабрьда  Казак Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының  тыл хезмәтчәне  Павлов Николай Денис улын 90  яшьлек юбилее  белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нурия Габдулла кызыннан, Казак Чаллысы  авылы җирлеге Башлыгы Ананьев Иван Степан  улыннан   яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International