Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенең «Кар чанасы» операциясен үткәрү турындагы боерыгы нигезендә, 2020 елның 23 декабрендә Кама елгасы акваториясендә юлдан читтә булган мототранспорт чараларын кулланганда хокук бозуларны профилактикалау буенча рейд үткәрелде. Операция барышында тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык һәм башка куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләре тикшерелде. Рейдта Лаеш муниципаль районы Россия ГТХМ ГИМС инспекторлары, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе муниципаль районы бүлеге башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлеге башлыгы катнашты. Рейд барышында 10 берәмлектән артык үзйөрешле техника тикшерелде. РФ КоАП 9.3 статьясы буенча 2 беркетмә төзелде
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.