17 декабрьда халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулловна, Күгәрчен авылы җирлеге баш хисапчысы Динмухаметова Илзирә Габдулхай кызы, Күгәрчен авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Шакурова Мәрьямбикә Фатых кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Илдар Рәшит улы Таҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.