Туган көнегез белән сезне,хөрмәтле ветеран!

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

    15 декабрьда Масловка авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Чичкин Николай Тимофей улын 96 яшьлек туган коне белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Масловка  авылы җирлеге Башлыгы Егоров Анатолий Иван улыннан   яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International