Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

15 декабрьда Яңа Сала авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хамидуллин Нәҗметдин Фәхретдин улын 93 яшьлек туган көне белән котладылар. Туган көне белән ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы пенсия фонды житәкчесе Валеева Минзия Госман кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нурия Габдулла кызыннан, Биектау авылы җирлеге Башлыгы Камалиев  Ильмир Ирек улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы  Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International