Юбилеегыз белән, кадерле ветеран!

2020 елның 14 декабре, дүшәмбе

2020 елның 14 ноябрендә Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогыннан Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Боброва Зинаида Егоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярны котларга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Мәгыйзов Марс Венер улы, социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нурия Габдулловна килде. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International