Балык Бистәсе районында «Гериатрия» профиле буенча Милли медицина тикшеренү үзәге функцияләрен гамәлгә ашыру идарәсенең күчмә чарасы

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

«Гериатрия» профиле буенча медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны үстерү буенча Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлегенең федераль координация үзәге һәм гериатрия буенча Федераль фәнни-медицина үзәге аудиты кысаларында Светлана Петровна Свищева – «Гериатрия» профиле буенча медицина ярдәмен күрсәтүне оештыруны үстерү буенча Россия Федерациясе субъектлары эшчәнлеген координацияләү федераль үзәге җитәкчесе урынбасары, Юлия Ивановна Абдреева - Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары, Резидә Әхмәтдин кызы Шаһвәлиева-Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары, - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәме бүлеге башлыгы Балык Бистәсе РҮХнең педиатрия кабинетына килеп киттеләр. Район сәламәтлек саклау һәм социаль яклау идарәсенең өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтү буенча уртак эше һәм озак сроклы карау системасы буенча сынау проекты белән таныштылар.
РҮХнең сырхауханәсендә булганнан соң Светлана Петровна шәхси медицина оешмалары җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Киңәшмәнең темасы: "65 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган затларга медицина-социаль хезмәтләр күрсәтүгә шәхси медицина оешмаларын җәлеп итү буенча сынау проектын Татарстан Республикасында гамәлгә ашыру турында".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International