Министр Эльмира Зарипованың Халыкара инвалидлар көне уңаеннан мөрәҗәгате

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

3 декабрь көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу – мөмкинлекләре чикле, әмма чиксез сәләтләре һәм талантлары булган кешеләр көне.

Бүген Татарстан Республикасында 293,5 мең инвалид кеше яши, алар арасында 16 меңгә якын инвалид балалар. Аларны вакытында һәм уңышлы тернәкләндерү, адаптацияләү һәм социальләштерү, тулы һәм кызыклы тормыш өчен лаеклы шартлар булдыру – безнең бурыч.

Татарстанда төрле яшьтәге инвалидлар өчен социаль ярдәм чаралары гамәлгә ашырыла, социаль-медицина хезмәте күрсәтелә, алар техник тернәкләндерү чаралары, санаторий-курортларга юлламалар белән тәэмин ителә.

«Уңайлы мохит» дәүләт программасы ярдәмендә соңгы елларда республикада инвалидлар тормышының өстенлекле өлкәләрендә 921 объект җайлаштырылган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудырылган. Инвалидларның җәмгыятьнең социаль, мәдәни һәм спорт тормышында актив катнашуы республиканың тигез хокуклы үсешенең мөһим шарты булып тора.

Инвалидлар өчен тигез мөмкинлекләр булдыруның бер юнәлеше – мәшгульлек. Татарстан Республикасында эшләүче инвалидлар саны 25 824 кеше тәшкил итә, ягъни эшкә яраклы инвалидларның гомуми саныннан 30,3 %. Россиядә бу күрсәткеч 26,5 % ка тиң. Ел башыннан бирле республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидлыгы булган 3 304 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1 452се эшкә урнашкан. Эшкә урнашу мәсьәләсен уңышлы хәл итү өчен мәшгульлек хезмәте органнары инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү, психологик ярдәм күрсәтү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту буенча хезмәт күрсәтәләр.

Республикада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең бай мәдәни тормышы өчен барлык шартлар да тудырыла: төрле фестивальләр, спорт чаралары һәм турнирлар оештырыла, ел саен инвалид хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе» конкурсы, «Кулга-кул тотынышыйк, дуслар» иҗат фестивале, «Игелек сәнгате» социомәдәни форумы уздырыла. Берничә ел дәвамында республикада «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе уңышлы эшләп килә, анда катнашучылар – инвалид һәм сәламәт яшьләр. Шулай ук татарстанлылар «Абилимпикс» мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат чараларында бик теләп катнашалар һәм югары нәтиҗәләр күрсәтәләр.

Татарстан Республикасында инвалидларны социаль интеграцияләү чараларын гамәлгә ашыру иҗтимагый оешмаларның актив катнашында гамәлгә ашырыла. Әлеге оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтүнең бер формасы – аларның республика социаль проектлар конкурсларында катнашуы. Өч конкурс нәтиҗәләре буенча 2020 елда инвалид кешеләрне тернәкләндерүгә юнәлдерелгән 18 проект гомуми суммасы 28,9 млн сумлык грант ярдәме алды.

Ел саен декабрьнең беренче декадасында Татарстан Республикасында игелекле эшләр марафоны уза. Инвалидлар декадасы – игелеклелек һәм шәфкатьлелек күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең, инвалид балаларның безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын искә төшерү өчен тагын бер сәбәп. Республиканың битараф булмаган һәр кешесе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен киртәләрсез һәм уңайлы мохит булдыруга үз өлешен кертәчәгенә чын күңелдән ышанабыз.

Чын күңелдән барыгызга да нык сәламәтлек, якыннарыгыз һәм кадерле кешеләрегезнең игътибарын тоеп яшәргә телим!

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International