Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикле затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның төбәк этабы узды.
«Яңарыш» район мәдәният йорты студиясе җитәкчесе Фәттахова Рәмзия Сәхәбетдин кызы «Бәйләү» компетенциясе буенча 3 урынны яулады. Конкурста катнашучылар өчен баш киеме бәйләү һәм бизәү билгеле бер схема нигезендә бәйләргә тәкъдим ителде.