03.12.2020 ел, 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының V чираттан тыш утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2012 елның 4 октябрендәге «эшчәнлекнең аерым төрләре өчен вакытлы керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасын гамәлгә кертү турында»гы ХХ-3 номерлы карарын үз көчен югалткан дип тану турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.
3. «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге " муниципаль казна учреждениесе турында Нигезләмәне раслау хакында.
4.Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2020 елның 16 октябрендәге III-4 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының Социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт буенча Даими комиссиясе составына үзгәрешләр кертү турында.
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы «Анатыш авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары проекты турында (+ 24 муниципаль берәмлекнең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында).