«Ана булу бәхете» Бөтенроссия гаилә флешмобы

27 ноябрь 2020 ел., җомга

   Әниләр көне алдыннан Балык Бистәсе районы «Доверие – Ышаныч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре күп балалы гаиләләр, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән бергә «Ана булу бәхете» дигән Бөтенроссия гаилә флешмобына  кушылдылар.

 Флешмобны Россиянең популяр җырчысы Диана Гурцкая белән берлектә Андрей Первозванный Фонды оештыра. Флешмобта 17 гаилә катнашты.          Кадерле хатын-кызлар, без сезне чын күңелдән әлеге тантаналы көн белән тәбрик итәбез. Балаларыгыз аларга йөкләнгән барлык өметләрне акласын. Мөстәкыйль, үз-үзенә ышанган кешеләр булып үссеннәр. Сезгә сәламәтлек, көч-куәт, һәм яхшы якка ышаныч, гаиләгезгә бәхет һәм иминлек телибез. Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International