Татарстанда өлкәннәргә социаль һәм медицина ярдәме күрсәтүгә комплекслы якын килү алымы кулланыла

2020 елның 23 ноябре, дүшәмбе

Республикада «Демография» милли проектының «Өлкән буын» проектын тормышка ашыру буенча актив эш дәвам итә. Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Татарстанда гамәлгә ашырыла торган юнәлешләрнең берсе – халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм медицина учреждениеләре ягыннан социаль һәм медицина ярдәмен күрсәтүгә комплекслы якын килү.

Республикада, тулаем ил буенча, халыкның картаюы процессы бара, өлкәннәр өлеше арта. Кызганычка каршы, өлкән буын вәкилләренең күбесе, бигрәк тә авыл торак пунктларында, ялгыз яши. Мондый гражданнар турында кайгыртуны социаль хезмәтләр үз өстенә ала.

Бүген республикада өлкән яшьтәге кешеләрне ачыклау системасы җайга салынган. Чит кеше каравына мохтаҗ гражданнарны беренче булып медицина хезмәткәрләре күрә. Табиб кабул иткән вакытта, диспансерлаштыру вакытында өлкән яшьтәге гражданнарга тест үткәрелә һәм аларның тормыш эшчәнлегенә чикләүләр дәрәҗәсе билгеләнә. Өлкән кешенең ризалыгы булган очракта, аның турында мәгълүмат социаль хезмәтләргә тапшырыла, алар, сәламәтлегендәге чикләүләрне исәпкә алып, кешегә шәхси үзенчәлекләрен һәм чит кешеләргә мохтаҗлык дәрәҗәсен исәпли торган социаль хезмәтләр алырга тәкъдим итә алалар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һәр өлкән яшьтәге татарстанлы өчен индивидуаль тәрбия системасы корыла. Әйтик, әгәр кеше мөстәкыйль рәвештә йорт буенча йөрсә, үзен кайгырта алса, тик аның нәкъ менә урамга чыгуына бәйле проблемалары бар икән, социаль хезмәткәр аңа азык-төлек китерү өлешендә ярдәм итәчәк. Әгәр өлкән яшьтәге кеше инвалид коляскасында йөри икән, тармак белгече азык-төлек алып килеп кенә калмыйча, әзерлек, җыештыру, юу, санитар-гигиена процедуралары белән дә ярдәм итәчәк.

Өлкәннәрне карау системасына медицина блогы мәҗбүри рәвештә кертелә. Шулай итеп, медицина хезмәткәрләре социаль хезмәткә кеше сәламәтлеге торышы турында мәгълүмат бирәләр, дарулар кабул итү, нинди дә булса медицина процедураларын үтәү, туклану режимы, су режимы, артериаль кан басымын, кандагы шикәр дәрәҗәсен контрольдә тоту кирәклеге турында киңәшләр бирәләр. Визитлар ешлыгы өлкәннәрнең сәламәтлек торышына бәйле. Кирәк булганда, дәвалау схемасы оператив рәвештә үзгәрә, яңа препаратлар билгеләнә – бу мәгълүматларның барысы да социаль хезмәткәргә тапшырыла.

Өлкәнннәрнең социаль һәм медицина хезмәтләренең уртак патронажы табиб һәм ашыгыч ярдәм чакыруларының санын киметергә мөмкинлек бирә. Социаль хезмәткәр үз карамагындагы кешеләр белән дә, доктор белән дә һәрвакыт элемтәдә тора, димәк, ул өлкән кешене теләсә кайсы вакытта тынычландыра, кирәкле ярдәм күрсәтә һәм сорауларга җавап бирә ала.

Бүген пилот проекты Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә гамәлгә ашырыла. 2021 елда проектның географиясен киңәйтү көтелә. Ярдәмгә мохтаҗ затларны тиз вакыт эчендә һәм нәтиҗәле ачыклау өчен, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросы, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге белән ведомствоара килешүләр төзергә планлаштыра.

Министрлыкның матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International