"Абилимпикс-2020" VI Милли чемпионатының региональ этабында җиңү

2020 елның 13 ноябре, җомга

    2020 елның 12 ноябрендә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикле затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатның төбәк этабы узды.

   «Яңарыш» район мәдәният йорты студиясе җитәкчесе Фәттахова Рәмзия Сәхәбетдин кызы «Бәйләү» компетенциясе буенча 1 урынны яулады.      Конкурста катнашучылар өчен мендәрне бәйләү һәм  бизәү билгеле бер схема нигезендә  бәйләргә тәкъдим ителде.

  Рәмзия Сәхәбетдин кызы биремне шартына җиткереп башкарып, җиңү яулады. Бәйләү түгәрәгенә йөрүче укучылары җитәкчеләрен уңышка рухландырып, җиңү теләп тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International