10 декабрьдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил и. в. Волынецның эш визиты планлаштырыла

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Расланган график нигезендә, 2020 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил и.в. Волынецның Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районына эш сәфәре планлаштырылган.
Эш визитында Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча җитәкчесе А. Ф. Закиров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты М. Ф. Сыроватский катнашуы планлаштырылган.
Эш визиты барышында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Балык Бистәсе муниципаль районында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышырга, балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Балык Бистәсе муниципаль районында гражданнарны кабул итәргә, район территориясендә урнашкан мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау системасының балалар учреждениеләренә барып, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссиянең киңәйтелгән утырышын үткәрергә әзер.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International