94 яшендә Советлар Союзы Герое, 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә узган тарихи Җиңү парадында катнашучы Борис Кузнецов вафат.
Борис Кириллович Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Казан шәһәрендә туа. Фронтка 1943 елның маенда китә, 791 нче артиллерия полкының 8 нче батарея элемтә бүлеге командиры булып хезмәт итә.
Бөек Ватан сугышы вакытында Борис Кузнецов 9 тапкыр дошман тылында була. Сугыш кырыннан частьнең Сугышчан байрагын чыгара.
СССР Югары Советы президиумының 1944 елның 22 февралендәге Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы көрәш фронтында командованиенең сугышчан биремнәрен үрнәк итеп үтәгән, шул ук вакытта күрсәткән батырлыгы өчен сержант Кузнецовка Ленин ордены һәм «Золотая Звезда» медале белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1946 елда Борис Кириллович өлкән лейтенант исемендә запаска китә.
1946 елдан 1953 елга кадәр сугыш белән җимерелгән Запорожье шәһәрен һәм аның сәнәгатен торгызу белән шөгыльләнә, ә аннары Казанга күчеп килә. Татарстан башкаласында полковник Б. К. Кузнецов завод директоры булып эшли, Казан шәһәр сугыш ветераннары комитеты президиумы әгъзасы һәм РОСТО республика советы әгъзасы була, нефть объектларын төзүдә актив катнаша.
Борис Кириллович яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча зур эш алып барды, шуның өчен аңа «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Казанның Җиңү паркында ветеран хөрмәтенә мемориаль такта куелган. Герой исемен Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе йөртә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ветеран вафат булу сәбәпле, тирән кайгыны уртаклаша. Герой турында хәтер мәңгелек…
Министрлыкның матбугат хезмәте