11.11.2020 ел, 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының IV чираттан тыш утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының "Татарстан Республикасының 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карары проекты турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясенең дүртенче чакырылыш муниципаль сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчалар һәм әлеге акчаларны тоту турындагы хисабы хакында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатура турында.
5. Халыкның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек төрен билгеләү турында.
6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында.