Юбилеегыз белән, кадерле ветеран!

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И .Р. Таҗетдинов һәм шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе М. В. Мәгыйзов тыл хезмәтчәне Бәдретдинова Әклимә Фатыйх кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин исеменнән котлау хаты тапшырылды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International