4 ноябрьда халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Шакирова Нүрия Габдулловна, Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улы, Күки авылы җирлеге депутатлары Гөлфинә Исрафил кызы, Кәүсәрия Сөләйман кызы, Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Әхмәтшина Өммегөлсем Фәйзрахман кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путин исеменнән открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы Ильдар Рәшит улы Тәҗетдинов исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.