Тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле техниканың һәм арбаларның техник торышын тикшерү

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

2020 елның 28 октябреннән 20 ноябренә кадәр, үзйөрешле машиналар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында, тәүлекнең караңгы вакытында үзйөрешле машиналарны һәм ут сигнализациясе җайланмаларын эксплуатацияләүгә бәйле юл-транспорт һәлакәтләренең ешаюы сәбәпле, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 28.10.2020 ел, № 01-05\167 боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын тикшерү буенча күчмә рейдлар оештырылачак. Эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәүгә аерым игътибар биреләчәк. Төп бурыч-үзйөрешле техниканы эксплуатацияләгәндә кешеләрнең һәлак булуына һәм имгәнүләренә бәйле һәлакәтләрне профилактикалау, кешеләрнең тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү, мөлкәтнең сакланышын, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International