28 октябрьда Тулыш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Набиуллин Габдулвәли Нәбиулла улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Югары Ырга авылы җирлеге Башлыгы Багаутдинов ринат Нуртдин улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.