Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 16 октябре, җомга

   14 октябрьда  Юлсубино авылында яшәүче  Бөек Ватан сугышының тыл ветераны  Абдуллин Идрис Габдулла улын  90 яшьлек юбилее белән котладылар.
     Идрис Габдулла улы адресына ихлас теләкләр  Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль  Дәүләтяр улыннан, Юлсубино  авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International