10 октябрьда Түбән Тегермәнлек авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Закирова Минсафа Фәхри кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Түбән Тегермәнлек авылы җирлеге Башлыгы Альмеев Альберт Шәмси улыннан яңгырады. Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.