1 октября 2020 года Күгәрчен авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Каримуллина Рабига Кәримулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нурия Габдулла кызыннан, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары башкаручы Рашитова Рәхимә Габдулхан кызыннан, Күгәрчен авылы җирлеге сәркатибе Шакирова Фәния Искәндәр кызыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды.