Балык Бистәсе яр буенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды.

2020 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 1 октябрендә Балык Бистәсе яр буенда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чара узды. Әлеге чара уңаеннан  күргәзмәләр, мастер-класслар һәм ярминкәләр оештырылды. Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы Илдар Рәшит улы  Тәҗетдинов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы  барлык өлкән буынны бәйрәм белән котладылар. Соныннан "Безнең яшебез- гүя алтын көз" исеме астында концерт программасы да яңгырады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International