Эксплуатация барышында хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Үзйөрешле техниканы эксплуатацияләү барышында хокук бозуларны кисәтү, шулай ук кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә һәм мөлкәтенә зыян китерүне булдырмау максатыннан, Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча чаралар үткәрелә. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналардан һәм аларга тагылмалардан файдаланучы затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, техникага техник карау узу турында таныклыклар һәм үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү буенча башка таләпләр тикшерелә.
2020 елның 23 сентябрендә мондый чара Рус Әшнәге авыл җирлеге территориясендә үткәрелде. Рейд барышында 4 берәмлек үзйөрешле техника һәм аларга тагылма тикшерелде. РФ КоАП 9.3 статьясы буенча. Тракторларны, үзйөрешле, юл-төзелеш һәм башка машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен яки нормаларын бозган өчен штрафлар рәвешендә административ йогынты чаралары күрелде.

Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International