призыв буенча хәрби хезмәткә йөрүчеләр хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында аз хәбәрдар булу. 2020 елның 1 октябрендә, көзге чакырылышның беренче көнендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линия» эшләячәк. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71. 2020 елның 1 октябрендә Сез шулай ук армиягә чакырылуга кагылышлы сорауларыгызны Whatsappка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз. Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.