2020 елның 26 сентябрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары үстергән һәм җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре ярминкәсе үткәрелә. Ярминкәдә Олы Мәшләк урта мәктәбе, Биектау урта мәктәбе, Күки төп гомуми белем бирү мәктәбе, Балык Бистәсе агротехника техникумы коллективлары катнаша.