Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының мәктәп этабы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

        Мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм Республика олимпиадалары - безнең мәгариф системасында сәләтле балалар белән эшләүнең бер төре. Бу олимпиадалар 4 нче сыйныфтан башлап сәләтле укучыларны ачыкларга ярдәм итә.

    2020 елның 21 сентябреннән 24 октябренә кадәр Балык Бистәсе районы гомуми белем бирү оешмаларында 28 фәннән Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының мәктәп этабы үткәрелә: математика, Рус Теле, чит тел (инглиз), информатика, физика, химия, биология, экология, астрономия, әдәбият, тарих, җәмгыять белеме, экономика, хокук нигезләре, сәнгать (Дөнья сәнгать мәдәнияте), физик культура, технология, тормыш иминлеге нигезләре, туган телдә (рус булмаган) белем бирүче мәктәп укучылары өчен рус теле; татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен татар теле; татарстан һәм татар тарихы; татар телендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен татар әдәбияты; туган телдә (рус булмаган) белем бирүче мәктәп укучылары өчен рус әдәбияты; рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар укучылары өчен татар теле; геология; рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең татар укучылары өчен татар әдәбияты; рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле төркемнәре өчен татар теле. 

     Барлык катнашучыларга да фән олимпиадаларының мәктәп этабында уңышлар телибез!!!                                                                                             

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International