21 сентябрьдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең гомуми җыелышында хезмәтне саклауга кагылышлы мөһим оештыру мәсьәләләре каралды. Хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил итеп бертавыштан мәгълүмати-коммуникатив технологияләр буенча методист Саттаров Р.Г. сайланды.