23.09.2020 ел, 11.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының I утырышы узачак.
Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru
Утырышның көн тәртибе:
1. Татарстан Республикасы Президентын һәм Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау нәтиҗәләре турында.
2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгын сайлау турында.
3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасарын сайлау турында.
4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итү турында
5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының даими комиссияләрен төзү турында.