«Демография» илкүләм проекты кысаларында 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны, расланган график нигезендә, «Ышаныч»халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өчен бүлеп бирелгән махсус автомобильдә, Балык Бистәсе муниципаль районының медицина оешмаларына медицина тикшерүе уздыру өчен китерү дәвам итә. 2020 елның беренче кварталында 666 өлкән яшьтәге гражданга медицина тикшерүе үткәрелгән. Агымдагы елның сентябрендә-71. Бу илкүләм проектта катнашучы өлкән яшьтәге гражданнар үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать һәм медицина учреждениеләренә дә илтеп җиткерүне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәләр.