Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, республика һәм муниципаль дәрәҗәләрдә эш итүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яки муниципаль милектә булган акционер җәмгыятьләре җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштырулар оештыру һәм үткәрү тәртибен раслау турында «Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү хакында " 2016 елның 26 декабрендәге ПУ-1226 номерлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы Президенты Указына үзгәрешләр кертү турында, Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары халкына хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрләр һәм мәгълүмати технологияләр кулланып, халыкка хезмәт күрсәтүче җирле үзидарә органнары, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында халыктан сораштыру үткәрелә (алга таба – сораштыру).
2017 елдан башлап сораштырулар 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр, ярты еллык нәтиҗәләр ясап үткәрелә. Сораштырулар үткәрү респондентларның Бердәм идентификацияләү һәм аутентификацияләү системасы (ЕСИА) ярдәмендә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын кулланып, респондентның мобиль телефон номеры буенча тормышка ашырыла. Сораштыру үтү өчен сылтама буенча узарга кирәк https://open.tatarstan.ru/polls/
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасы Икътисад министры урынбасары-Эшкуарлыкны үстерү департаменты башлыгы Рөстәм Сибгатуллин "Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү үзәге" ДБУ җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.