«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль районнар халкына башкарма производство турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.
Чарада Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гражданнарны җәлеп итү максатыннан, сезне әлеге чара турында мәгълүматны рәсми сайтларда (социаль челтәрләрнең аккаунтларында) игъланнар урнаштыру аша таратуыгызны сорыйбыз. Әлеге тематика буенча сорауларны 2020 елның 14 августына кадәр министрлыкка электрон почта адресына җибәрергә кирәк Kseniya.Martochkina@tatar.ru к