Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 17 августы, дүшәмбе

    15 августта Тәберде Чаллысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының  тыл хезмәтчәне Вафин Әхмәтхан Фазыл улын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр  Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Газизов Габдрәшит Газиз улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үзеннән  истәлекле бүләк тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International