10 августта Котлы Бөкәш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Закирова Миннехаҗәр Гаяз кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Таҗетдинов Илдар Рәшит улыннан,халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмәгыйлов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Котлы Бөкәш авылы җирлеге Башлыгы Газизов Габдрәшит Газиз улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимир улы Путиннан открытка һәм район Башлыгы Илдар Рәшит улы шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды.