05.08.2020 Балык Бистәсе муниципаль районы Советының чираттан тыш XIV утырышы була

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

05.08.2020 ел, 14.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча: 422650, Татарстан Республикасы, штп. Балык Бистәсе муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының чираттан тыш XIV утырышы узачак.

Район Советы утырышында катнашу нияте турындагы гаризалар Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызына (8)843-612-27-08 телефоны буенча һәм электрон почтага кабул ителә. F.Ahmetzyanova@tatar.ru

Утырышның көн тәртибе:

1. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»гы карары проекты хакында.

2. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2019 елгы бюджеты үтәлеше турында.

3. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы муниципаль милкендәге күчемсез милекне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында.

4. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы милкендә булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендага алына торган муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвен кичектереп тору шартлары турында

5. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы милкендә булган, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары тарафыннан арендалана торган муниципаль мөлкәтне арендалау шартнамәләре буенча аренда түләвеннән азат итү шартлары турында

6. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2015 елның 19 декабрендәге VI-7 номерлы «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләрен һәм муниципаль милекне (җирле бюджетка керү өлешендә) файдаланган өчен аренда түләве һәм пеня буенча бурычларны түләттерү һәм юкка чыгару тәртибе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында.

7. Муниципаль милекне «Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы " муниципаль берәмлеге милкенә тапшыру турында.

8. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарәнең сайланулы органы әгъзасына, җирле үзидарәнең сайланулы вазыйфаи затына үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында дөрес булмаган мәгълүмат биргән өчен җаваплылык чараларын куллану турында Карар кабул итү тәртибе хакында.

9. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Советының 2013 елның 4 апрелендәге XXVI-3 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.

10. 2021 елга һәм 2022, 2023 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән муниципаль районның бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында.

11. Этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, шул исәптән милләтара конфликтларны иртә кисәтү, Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек турында.

12. Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районында «торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «мәгариф» һәм «Демография»милли проектларын гамәлгә ашыру турында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International