Хөрмәтле Балык Бистәсе районы мөселманнары!

2020 елның 1 августы, шимбә

Сезне, Ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе –Корбан бәйрәме белән котлыйм!   

       Әхлакый чисталыкны һәм рухыбызның тантанасын символлаштыручы Корбан бәйрәме үзендә исламның, диннәргә карата ихтирамлык, якыннарга мәхәббәт, кайгыртучанлык кебек асыл идеалларын гәүдәләндерә.

      Гасырлар дәвамында бу бәйрәм кешеләрне бер берсенә якынайта, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелек идеалларын алга сөрергә ярдәм итә, киң күңеллелек тәрбияли һәм мөселман гореф-гадәтләренә ихтирам уята.

     Бу көнгә кешеләр өмет һәм ышаныч белән карыйлар,  яхшырак булырга омтылалар, вәгъдәләр бирәләр.

     Ул, өлкәннәрне хөрмәтләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннар турында  кайгыртырга, балаларны изге күңелле һәм игелек рухында тәрбияләргә өйрәтә.
      Исламның  югары  гуманистик  кыйммәтләре  киләчәктә  дә рухи тынычлыкны, үзара  аңлашуны, бердәмлекне һәм күпмилләтле районыбыз халыклары  арасында  татулыкны  ныгытуга  хезмәт итеп, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны  саклауга  ярдәм  итсен иде.
      Бу якты бәйрәмдә  барыгызга  да  нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә  бәхет һәм муллык, иминлек  һәм барлык  изге эшләрегездә  уңышлар  телим.

Ихтирам  белән, Балык Бистәсе муниципаль районы  Башлыгы  И.Р.Таҗетдинов

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International