Юбилеегыз белән, хөрмәтле ветеран!

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

27 июльдә Күгәрчен авылында яшәүче Боек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Фатихова Гайнелхәят Мингариф кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
     Гайнелхәят Мингариф кызы адресына ихлас теләкләр  Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Күгәрчен авылы җирлеге Башлыгы Сафин Альберт Тәлгать  улыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International