23 июльдә Олы Әшнәк авылында яшәүче Боек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Мөхетдинова Бибигалия Гыймади кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бибигалия Гыймади кызы адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗәнова Фирдания Гомәр кызыннан, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Исмагилов Рафаэль Дәүләтяр улыннан, Олы Әшнәк авылы җирлеге Башлыгы Хөснетдинова Резедә Әхәт кызыннан яңгырады. Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.