2020 елның 22 июлендә «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» исемле социаль-гуманитар проектын тормышка ашыруның барышы турындагы мәсьәлә буенча Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары, берләшмә җитәкчесе Ф.Г.Әхмәтҗанова җитәкчелегендә Балык Бистәсе муниципаль районы «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе утырышы булды.
Утырышта Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.К. Вафина, «Сугыш хатын – кыз өчен түгел...» социаль-гуманитар проектында катнашучы учреждениеләр җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Яшьләр парламенты вәкиле, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма секретаре катнашты.
Район үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызларына: Олы Көл авылыннан «Новая Жизнь» колхозында күп еллар сыер савучы булып эшләгән Шмелева Анна Павловнага һәм Профсоюз оешмаларының район координация советы рәисе, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз рәисе Малакаева Вера Ивановнага «ТАССРның 100 еллыгы»на истәлекле медальләр тапшырылды.