Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе, 2020 елга еллык эш планы нигезендә һәм 2020 елның 23 июнендәге 01-05/71пр. номерлы боерыгы нигезендә, 13 июльдән 26 июльгә кадәр «Хосусый зат»профилактик операциясе үткәрә. Чараның максаты-үзйөрешле техниканың һәм аларның тагылмаларының техник торышын, шәхси хуҗаларның һәм юридик затларның, алардан файдаланганда, эксплуатациягә рөхсәт алу, тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары булу-булмавын, Дәүләт теркәү билгеләре таләпләренә туры килү-килмәүне һәм урнаштырылмаларны тикшерү.
Линар Гыймаев-Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балык Бистәсе мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.