Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

2020 елның 12 июле, якшәмбе

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм –

Россия почтасы көне!

Почта-иң борынгы элемтә төрләренең берсе һәм, техник алгарышның барлык казанышларына карамастан, коммуникацияләрнең тиз үсүенә карамастан, ул иң массакүләм һәм үтемле элемтә чараларының берсе позициясен саклый.

Яңа шартларда да, кәрәзле телефоннар һәм Интернет гасырында, Россия почтасы заман белән бергә атларга тырыша.

Бүген районның барлык почта бүлекчәләрендә гражданнар, предприятиеләр һәм учреждениеләрне яңа хезмәт төрләре белән тәэмин итү буенча эш эшләнде.

Заманалар ничек үзгәрмәсен, тармакның уңышлы һәм сыйфатлы эшләвенең төп шарты-рәхмәт сүзләренә лаек хезмәткәрләр. Һөнәри дәрәҗәгезне арттырып, сез тармакны алга таба үстерү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез.

Почта элемтәсе ветераннарына, яшь буынга үз тәҗрибәсен тапшыручыларга, күпьеллык традицияләрне саклап калучыларга аерым рәхмәт.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм бәйрәм кәефе телим!

Ихтирам белән, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International