22 июнь көнне Котлы Бөкәш авылында яшәүче Морсалмова Зәйнәббәк Кашаф кызын 78 яшьлек юбилее белән котладылар. Фашизмның кечкенә корбаннарының биографиясе-батырлык һәм ныклыкның чын үрнәге. Юбилярны котларга Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы, социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Шакирова Нурия Габдулла кызы, Котлы Бөкәш авыл җирлеге Башлыгы Нәҗипов Рәшит Газиз улы килделәр. Балык Бистәсе районы башлыгы исеменнән озын гомер, сәламәтлек теләп истәлекле бүләк тапшырылды.