Хәтер һәм кайгы көне иртәнге сәгать дүрттә башланды, район халкы һәлак булган геройлар хөрмәтенә үз йортларында шәмнәр кабыздылар.
“22 июнь дистәләрчә еллар дәвамында Бөек Ватан сугышында Ватаныбыз өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне дип санала. Ачы сугыш бер миллионлаган кешенең гомерен өзде», – дип башлады үзенең чыгышын Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы.
Үзәк мәйданда, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алу өчен, оешма, учреждение, Яшьләр оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре, районыбызның яшь армиячеләре җыелды.
"Форпост" үзәге активистлары белән берлектә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулловна җитәкчелегендә “Доверие – Ышаныч” халыкка Комплекслы хезмәт күрсәтү белгечләре акциядә актив катнашты.