Бәхет елмайды

2013 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Безнең  районда сугыш ветераннары, аларга тиңләштерелгән фидакарьләрне фатирлар белән тәэмин итү дәүләт программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Барлыгы 400 дән артык ветеран  сугышта  катнашкан толлары һәм башкалар фатирлар белән тәэмин ителделәр инде. Хәзер бу программа нигезендә  авыл җирлекләрендә аерым йортлар төзүгә басым ясала. Узган ел  Балык бистәсендә, Котлы Бөкәш, Яңа Арыш авылларында 6 шәхси йорт төзелде.

Узган атнада  Балык бистәсенең Равил Шәрәфиев исемендәге         урамында  тагын бер матур йорт файдалануга тапшырылды. Бу юлы бәхет Бөек Ватан сугышында катнашкан ветеран Гыйлемхан  аганың  (мәрхүм инде)  инвалид улы  Якуб Мостафинга елмайды.  Кызганычка каршы  авырып китү сәбәпле, Якуб ага йортны тапшыру тантанасына  килә алмады. Әлеге йортны төзегән “СтройТитан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Илназ Сабитов ачкычларны  аның улы Фәнис  Мостафинга тапшырды. Ул  әти-әнисе исеменнән шундый зур кайгыртучанлык  күрсәткәннәре өчен республика, район җитәкчеләренә, төзүчеләргә зур рәхмәтен җиткерде.  Сүз уңаеннан “СтройТитан”  төзүчеләре йортны  яхшы сыйфат белән тиешле срокларда өлгерткәннәр. Уңай, якты бүлмәләрдә яшәү өчен заманча шартлар булдырылган.  Илназ Сабитов бу йортны төзүдә  Азат Хәсәнов, Илдар Габидуллин һәм башка төзүчеләрнең зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.

Ветераннарны торак белән тәэмин итү программасы буенча  йортлар төзү быел да дәвам итәчәк.

Рәсемдә: яңа йорт.


     Ильгиз Замалеев.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International